Игълан

БДИ ны күптелләштерү өчен тавыш җыю
Форум программасы бетерелгән язмалар һәм хатлар турында мәгълүматны саклап калырга көйләнмәгән, ә закон буенча таләп ителә, шуңа күрә, һичьюгы, теркәлү белән керүне яптым.

#1 2011-08-09 16:49:29

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк
Кукмарада күпчелек халык татар булып, калган 3 мәктәп, 1 кичке мәктәп, һөнәри училище урыс телле булса да, татар гимназиясе дә 3 ел элек урыслашкан икән: мәсьәлән, 5енче сыйныфта табигать белеме белән математика урысча укытыла (төп фәннәр). Бу - Казандагы 90ынчы елларда ачылган татар мәктәпләре юлы, бу безгә яраклы түгел, чөнки Казанда татар мәктәпләре юк иде, халык урыслашкан иде, бездә алай түгел. Белүемчә, шулай ук Кукмарага якындагы яңа ачылган Манзарас мәктәбе урыс телле, ә Зур Кукмара мәктәбе безнең мәктәп шикелле урыслашкан. Без укыганда БДИ булмаса да, югары уку йортларына керер өчен имтихан урысча иде, аңа әзерләнү өчен безгә мәктәптә укытылган гына җитми иде, әмма әзерләнү бик кыен түгел: күпчелек терминнар урысча да, татарча да бер үк, Европа телләреннән кергән сүзләр, математикада текстның күп өлеше – формула, калган өлешендә җөмлә төзелеше авыр түгел. Без олимпиадага әзерләнер өчен һәм болай гына өстәмә китаплар укып, аларның күпчелеге урысча, КДТУ колледжында укып, абый-апаларыбызныкы булса өйдә урыс телле дәреслекләр укып өйрәндек. 5енче класстан ук төп фәннәрне урыс теленә күчерү БДИга әзерләнүгә җитәрлектән күпкә артык һәм безнең тормышның тагын бер кадерле өлешен көчләп урысчалаштыру (чөнки яхшы билге алыр өчен урыс телен куллану кирәк ителә). Альтернатив юл тәкъдим итәм: урыс теле һәм әдәбияты дәресләрендә математика, биология кебек фән текстлары да өйрәнелсен. Тагын, БДИны (БРИ түгел, Россия күләмендә) күптелләштерүне һәм татарчалаштыруны таләп итәсе, аны татар теленә тәрҗемә итү өчен 2-3 ышанычлы кеше җитәдер, ышаныч булмаса аларны саклап торасы. Безнең ил конституциясе буенча без боларга хокуклы. Һәм без безнең мәктәпнең татар мәктәбе булып калуын таләп итергә хокуклы, чөнки хәзер баласын татар телендә укытырга теләгән Кукмара я күрше авыл кешесе аны ерактагы мәктәпкә кертергә мәҗбүр, һәм бу юл белән барса безнең мәктәп бөтенләйгә урыс мәктәбе булып калырга бик мөмкин, Алла сакласын, чөнки дәрестә урысча сөйләшү инде коллективның рухын (телен, гадәтләрен) үзгәртә. Тагын, "вуз"га техник-төгәл фәннәр буенча укырга кергәндә имтиханда татар телендә укыганнардан урыс теленең кирәгеннән артык таләп ителмәвен  (минем үземә бу авыр булмады, әмма моның турында интернетта зарлану укыдым, бу проблема булуына ышанам) таләп итергә кирәк, чөнки тел, милләт үзенчәлекләренә генә карап кешене алай аеру тыелган.
Эштә урысча сөйләшәсе диеп вузларны урысча итүгә, вузда урысча укыту диеп имтиханны урысча итүгә ризалашырга, имтихан урысча диеп өлкән сыйныфларны урыс теленә күчерергә, алары өчен урта сыйныфларны күчерергә була, дәрес вакытындагы тел тәнәфескә, тәнәфестән өйгә һәм урамга күчә, бу юл белән татар теле беткәнче барырга була. Киресенчә, алга барырга, булган хокукларны дауларга кирәк. Казан вузларында татар телле укучыларның аерым төркем булып укуын оештыру мөмкин диеп уйлыйм, бу аларга дәрес вакытында рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшергә мөмкинлек бирер иде, шул ук вакытта алар урыс телен дә эш өчен җитәрлек өйрәнерләр иде, чөнки вуздагы күпчелек дәреслекләр татар теленә тәрҗемә ителмәгән, һәм кайбер дәресләрне урыс телле укытучы өйрәтәчәк, чөнки бөтен фәннәрдән дә татар телле укытучылар җитмәс.
"Гомумән, татар теленең бетмәве икътисади яктан нәрсәгә кирәк соң", һәм хәтта "бөтен дөньяда бер генә тел калса уңайлы була" диеп уйлаучылар булса, аларга җавап: моның нәрсәгә кирәк икәнен аңлап бетермәсәк тә, Ислам диненә ышанучылар төрле телләр булуының кирәклегенә ышана, чөнки Коръәндә Аллаһ әйткән, Ногъмани тәфсире, 30:22: "Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр". Ни өчен кирәк икән соң ул – мин уйлыйм, бер сәбәбе - төрле телдә төрле мәгънә белдерелә, барча мәгънәләрне тулырак куллану өчен төрле телләр булуы кирәк. Тагын бер сәбәп Коръәннең 49:13 аятендә әйтелгән диеп уйлыйм, шул ук тәфсир: "Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар", чөнки төрле тел белү-белмәүләре белән дә кабиләләр (халыклар) берсеннән-берсе аерыла һәм берсен-берсе таный ала. Бу тану паспорт һәм ил чикләре кебек файдалы нәрсә диеп уйлыйм, чөнки, Алла теләсә, начар гадәтләр бер тел чикләрендә тоткарланып кала, начар кеше теләсә-кая барып йөри алмый - аны танып алалар, аны тәрбияләмәгән халык аны үз иленә куа ала. Ә дөньяда төрле телләрнең кирәклеген танып та безнең монда татар теленең саклануы, булуы, яшәве кирәклегенә шик белдерүчеләр булса, аларга җавап: Аллага шөкер, татар теле монда кайсы яктан караганда да урыс теленә караганда хокуксызрак түгел. Һәм мин уйлыйм, Аллаһ кешеләргә дә, халыкларга да җан, характер биргән, һәм безнең тел ул безнең җанның бер өлеше, акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң без җаныбыз теләгәнне эшләргә дә хокуклы.
Төрле телләр булуына һәм монда татар теле булуына каршы килмичә, татар телендә өйдә сөйләшик, мәктәптә урысча сөйләшик диеп уйлаучы булса, аңа җавап: өйдә дә, мәктәптә дә бер үк телдә сөйләшү рәхәт, вузга керер өчен урыс я чит ил телен мәктәптә шул тел дәресендә яхшылап өйрәнү дә җитә һәм Кукмара белән күрше авылларда алай уйлаучылар күп. Һәм безнең татар телле мәктәп бу урында берәү генә инде һәм урыс теленең мәктәптән өйгә дә күчү куркынычы бик зур, телевидениеда да урыс теле күп булуы тәэсир итә. Һәм урыс телендә укучыларның холыклары үзгәрә, татар телен белү дәрәҗәсе кими, без боларга җан, дин, акылыбыз белән риза түгел. Күпчелек башка халыклар да мәктәптә үз телләрендә укый, һәм мәктәптә үз телендә укып вузда башка телдә укучылар дөньяда күп, татарлар да моңарчы 100 ел буе шуңа түзгән, хәзер дә башка авыл мәктәпләрендә татар телендә уку дәвам итә, ә безнең 17 мең халыклы Кукмарада юк.
Татар телендә уку авыр дигән фикер әйтүчеләргә: хәзерге татарча кайбер катлаулы җөмләләр авыр аңлаешлы, ләкин бу татар теле начар диеп уйлауга сәбәп түгел, мин кирәк урында фигуралы җәя билгесе кулланырга тәкъдим итәм, ягъни, пунктуация билгеләрен арттырырга кирәк, бу проблема башка телләрдә дә бар. Һәм, мин әйтәм, хәзерге татар теле фәнендәге грамматика дөрес түгел, шуның өчен татар теле дәресләрендә тел төзелеше дөрес күрсәтелми, язу кагыйдәләре камил түгел, моның турында интернетта qdinar.wp.kukmara-rayon.ru сайтында укый аласыз, Алла бирса. Хәзерге татар теленең тагы бер кимчелеге – "гидрирлау" кебек ямьсез тоелган сүзләр, менә бу сүзне гадиләштереп, татарчалаштырып "гидырлау" диеп, я аның Европа телләрендәгесен өйрәнеп "гидрогенлаштыру" диеп булыр иде.
Безнең мәктәптә татар телендә укуны кайтару яклыларны интернеттагы vk.com/club27354449 сайтына чакырам.
Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган Корбанов Динар.

файлны соңгы үзгәртү вакыты 2011-июль-21 8:09:43. бу мин "хезмәт даны" район гәҗитенә биргән мәкалә, һаман чыкмады әле, алла бирса озакламый чыгыр.


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#2 2011-09-29 18:01:48

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

http://matbugat.ru/news/?id=4912 га бу төшкә күчке куеп бу текстны копияләдем.

ул биттә мондый мәкалә: ... Башкалабызның Идел буе районындагы татар мәктәпләрен йөреп чыкканнан соң күңелсез нәтиҗә ясадым: аларның берсендә дә татарча укытмыйлар икән. ... Ватаным Татарстан № 182 | 28.09.2011 .


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#3 2011-11-08 16:28:30

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

тагын бер вариант. инде теге вакыттан бирле икенче тапкыр төзәтелгән диергә була. җөмләләрне кыскартырга куштылар smile . бу бастырырга әзер түгел, --- --- дигәне сызылган дигәнне аңлата, аны сызганнар иде, мин аны кире кайтарыргамы, юкмы икәнен төгәл белмәдем, тагы бер җәя эчендәгесе, тәрҗемәчеләргә ышаныч турында, бетерелгән иде, мин аны җәя эчендә генә кире кайтардым. әмма шушы төзәткәнен дә бастырмадылар. "хезмәт даны" өчен артык озын, җөмләләре озын, диделәр, һәм ничектер специфичный, фәнни диде бугай... алла бирса тагы кыскартып карармын, я "татарстан яшьләре"нә я "безнең гәҗит"кә тәкъдим итеп карармын.
ләкин, җөмлә кыскартулардан башка монда 1-2 яхшырту да бар.

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк
Кукмарада күпчелек халык татар булып, поселоктагы 3 мәктәп, 1 кичке мәктәп, һөнәри училище урыс телле булса да, татар гимназиясе дә 3 ел элек урыслашкан икән. Мәсәлән, 5нче сыйныфта табигать белеме белән математика урысча укытыла (төп фәннәр). Бу Казандагы 90ынчы елларда ачылган татар мәктәпләре өчен ярыйдыр, безгә яраклы түгел. Казанда татар мәктәпләре юк иде, халык урыслашкан иде, бездә алай түгел. Шулай ук, Кукмарага якындагы яңа ачылган Манзарас мәктәбе урыс телле. Ә Зур Кукмара мәктәбе, белүемчә, безнең мәктәп шикелле урыслашкан.
Без укыганда БДИ булмаса да, югары уку йортларына керер өчен имтихан урысча иде, аңа әзерләнү өчен безгә мәктәптә укытылган гына җитми иде. Әмма әзерләнү бик кыен түгел: күпчелек терминнар урысча да, татарча да бер үк, Европа телләреннән кергән сүзләр. Математикада текстның күп өлеше – формула, калган өлешендә җөмлә төзелеше авыр түгел. Без олимпиадага әзерләнер өчен һәм болай гына өстәмә китаплар укыдык, аларның күпчелеге урысча. КДТУ колледжында укыдык, абый-апаларыбызныкы булса, өйдә урыс телле дәреслекләр укыдык. 5енче сыйныфтан ук төп фәннәрне урыс теленә күчерү БДИга әзерләнүгә җитәрлектән күпкә артык. Бу безнең тормышның тагын бер кадерле өлешен көчләп урысчалаштыру (чөнки яхшы билге алыр өчен урыс телен куллану таләп ителә). Мин башка юл тәкъдим итәм: урыс теле һәм әдәбияты дәресләрендә математика, биология кебек фән текстлары да өйрәнелсен.
Тагын, БДИны (БРИны түгел, Россия күләмендәгесен) күптелләштерүне һәм татарчалаштыруны таләп итәргә кирәк. (Аны татар теленә тәрҗемә итү өчен 2-3 ышанычлы кеше җитәдер, ышаныч булмаса аларны саклап торасы). Конституция буенча без боларга хокуклы. Һәм без гимназиянең татар мәктәбе булып калуын таләп итәргә хокуклы. Чөнки хәзер баласын татар телендә укытырга теләгән Кукмара я күрше авыл кешесе аны ерактагы мәктәпкә илтергә мәҗбүр. Һәм бу юл белән барса безнең мәктәп бөтенләйгә урыс мәктәбе булып калырга бик мөмкин, Алла сакласын. Дәрестә урысча сөйләшү инде коллективның рухын (телен, гадәтләрен) үзгәртә. Тагын, вузга техник-төгәл фәннәр буенча укырга кергәндә имтиханда татар телендә укыганнардан урыс теленең кирәгеннән артык таләп ителмәвен таләп итәргә кирәк. Чөнки тел, милләт үзенчәлекләренә генә карап кешене ---алай--- аеру тыела. (Минем үземә бу авыр булмады, әмма моның турында интернетта зарлану укыдым, бу проблема булуына ышанам).
Эштә урысча сөйләшәсе диеп вузларны урысча итү, вузда урысча укыту диеп имтиханны урысча итүгә ризалашу, имтихан урысча диеп өлкән сыйныфларны урыс теленә күчерү, алары өчен урта сыйныфларны күчерү мөмкин, ләкин алай итәсе түгел. Дәрес вакытындагы тел тәнәфескә, тәнәфестән өйгә һәм урамга күчә. Андый юл белән татар теле беткәнче барырга булыр иде. Киресенчә, алга барырга, булган хокукларны дауларга кирәк. Казан вузларында татар телле укучыларның аерым төркем булып укуын оештыру мөмкин диеп уйлыйм. Бу аларга дәрес вакытында рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләшергә мөмкинлек бирер иде, шул ук вакытта алар урыс телен дә эш өчен җитәрлек өйрәнерләр иде. Чөнки вуздагы күпчелек дәреслекләр татар теленә тәрҗемә ителмәгән. Һәм кайбер дәресләрне урыс телле укытучы өйрәтәчәк, чөнки бөтен фәннәрдән дә татар телле укытучылар җитмәс.
"Гомумән, татар теленең бетмәве икътисади яктан нәрсәгә кирәк соң", һәм хәтта "бөтен дөньяда бер генә тел калса уңайлы була" диеп уйлаучылар бардыр. Аларга җавап: моның нәрсәгә кирәк икәнен аңлап бетермәсәк тә, Ислам диненә ышанучылар төрле телләр булуының кирәклегенә ышана. Чөнки Коръәндә 30нчы сүрәдәге 22нче аятьтә Аллаһ моның турында әйткән. Коръәннең татарча Ногъмани аңлатмасыннан ул аятьне китерәм: "Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы, Аллаһуның галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһуның бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр". Ни өчен кирәк икән соң ул – мин уйлыйм, бер сәбәбе – төрле телдә төрле мәгънә белдерелә, барча мәгънәләрне тулырак куллану өчен төрле телләр булуы кирәк. Тагын бер сәбәп Коръәннең 49:13 аятендә әйтелгән диеп уйлыйм, шул ук тәфсир (аңлатма): "Ий кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер-берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар". Чөнки төрле тел белү-белмәүләре белән дә кабиләләр (халыклар) берсеннән-берсе аерыла һәм берсен-берсе таный ала. Бу тану паспорт һәм ил чикләре кебек файдалы нәрсә диеп уйлыйм, чөнки, Алла теләсә, начар гадәтләр бер тел чикләрендә тоткарланып кала, начар кеше теләсә-кая барып йөри алмый – аны танып алалар, аны тәрбияләгән өчен җаваплы булмаган халык аны үз иленә куа ала.
Ә дөньяда төрле телләрнең кирәклеген танып та безнең монда татар теленең саклануы, булуы, яшәве кирәклегенә шик белдерүчеләр булса, аларга җавап: Аллага шөкер, татар теле монда кайсы яктан караганда да урыс теленә караганда хокуксызрак түгел. Һәм мин уйлыйм, Аллаһ кешеләргә дә, халыкларга да җан, характер биргән, һәм безнең тел ул безнең җанның бер өлеше. Акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң без җаныбыз теләгәнне эшләргә дә хокуклы.
Дөньяда төрле телләр булуына һәм Кукмарада татар теле булуына каршы килмичә, татар телендә өйдә сөйләшик, мәктәптә урысча сөйләшик диеп уйлаучы булса, аңа җавап: өйдә дә, мәктәптә дә бер үк телдә сөйләшү рәхәт. Вузга керер өчен урыс я чит ил телен мәктәптә шул тел дәресендә яхшылап өйрәнү дә җитә. Урыс теленең мәктәптән өйгә дә күчү куркынычы бик зур, телевидениедә дә урыс теле күп булуы тәэсир итә. Һәм урыс телендә укучыларның холыклары үзгәрә, татар телен белү дәрәҗәсе кими, без боларга җан, дин, акылыбыз белән риза түгел. Күпчелек башка халыклар да мәктәптә үз телләрендә укый. Һәм мәктәптә үз телендә укып вузда башка телдә укучылар дөньяда күп. Татарлар да моңарчы 100 ел буе шуңа түзгән. Хәзер дә авыл мәктәпләрендә татар телендә уку дәвам итә, ә безнең 17 мең халыклы Кукмарада юк.
Татар телендә уку авыр дигән фикер әйтүчеләргә: хәзерге татарча кайбер катлаулы җөмләләр авыр аңлаешлы, ләкин бу татар теле начар диеп уйлауга сәбәп түгел. Мин кирәк урында фигуралы җәя билгесе кулланырга тәкъдим итәм, ягъни, пунктуация билгеләрен арттырырга кирәк, бу проблема башка телләрдә дә бар. Һәм, мин әйтәм, хәзерге татар теле фәнендәге грамматика дөрес түгел, шуның өчен татар теле дәресләрендә тел төзелеше дөрес күрсәтелми, язу кагыйдәләре камил түгел. Моның турында интернетта qdinar.wp.kukmara-rayon.ru сайтында укый аласыз. Хәзерге татар теленең тагы бер кимчелеге – "гидрирлау" кебек ямьсез тоелган сүзләр, менә бу сүзне гадиләштереп, татарчалаштырып "гидырлау" диеп, я аның Европа телләрендәгесен өйрәнеп "гидрогенлаштыру" диеп булыр иде.
Безнең мәктәптә татар телендә укуны кайтару яклыларны интернеттагы vk.com/club27354449 сайтына чакырам.
Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган Корбанов Динар.

файл үзгәрү вакыты 2011-11-1 14:58:02.

Төзәтелде К. Динар (2011-11-08 16:29:55)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#4 2012-01-27 20:10:37

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

http://vk.com/wall-27354449_231 дан копияләп язам:

гәҗиткә мәкаләне а4 га сыйдырып язырга кушканнар иде. менә моны яздым:

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк


Кукмара 1нче мәктәбендә төп фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар. Шулай итеп, Кукмара татар балалары 18 яшькә кадәр атна буе һәм көне буе диярлек урыс телендә сөйләшергә мәҗбүр ителә. Әмма бу мәктәптә тарих фәнен татар телендә укуны калдырганнар, ди. Кукмара халкының күбрәге татар булса да, без мәктәпсез калдык. Безгә татар телле мәктәбебезне тизрәк кире кайтарырга кирәк. Чөнки тизрәк кайтармасак, ул бөтенләйгә урыс телле мәктәп булып кала ала. Алла теләсә... Алай булса, бу Кукмарада чын татарларның юкка чыгуына китерәчәк, урысча сөйләшүче татарлар гына калачак. Урысча сөйләшүче кешеләрнең, мәктәп коллективының рухы үзгәрә.
Зур Кукмара белән Иске Пенәгәр мәктәпләре дә урыслашкан ди. Манзараста яңа ачылган мәктәп – урыс телле. Хәзер безгә иң якын татар мәктәпләре Пычак белән Байлангардадыр. Кукмара мәктәпләренең бөтенесе: 4 мәктәп, һәм училище белән кичке мәктәп урыс телле хәзер.
Чыгарылыш имтиханын урыс телендә генә рөхсәт итүче закон чыккан елны – 2008дә – безнең мәктәп урысча укытуга күчкән.
Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң да "Бердәм дәүләт имтиханы" үткәрелә, һәм ул урыс телендә, ул Россиядә юк, Татарстанда сынап карау гына икән. Шулай итеп, Татарстанда гына сакланып калган диярлек татар телле, чын татарларга һөҗүм бара диеп уйларга була.
Кайбер кеше урысча укуны яклый һәм моны имтиханга әзерләнү өчен кирәк ди. Мин мәктәптә укыганда без дә югары уку йортларына керер өчен урысча имтихан бирдек. Мәктәптә татарча укып та аңа әзерләнү мөмкин.
Хөкүмәт безне шулай итеп урысча укырга мәҗбүриләгәндә, без бер сүз әйтмичә генә урысча укуга күчергә тиеш түгел. Мин уйлыйм, безнең мәктәп коллективы шушы хәлгә матбугатта ризасызлык белдерергә тиеш иде. Ризасызлык белдерү өчен vk.com/club27354449 төркеменә керә аласыз.
Татарча укуы уңайсыз диюче кешеләр бар. Мин моны беләм, өстәмә җәя тамгалары кулланып, яки кайвакыт кушымчаларны аерым язып, бу хәлне төзәтеп була. Мин моның турында шәхси сайтларымда яздым. Гарәп язулы татарча китапларда кушымчаларның аерым язылганын күргәнем бар, һәм структурасы буенча төрки телләр шикелле булган япон телендә кушып язу белән аерып язу юк. Европа телләрендәге предлоглар аерым языла, урыс һәм гарәп телендәге килеш кушымчалары үзләре өстәлгән берничә сүзнең ахырына гына түгел, һәрберсенә өстәлә. Программалау телендә ifa < 5then диеп язасы булса ул дөрес булмас иде.
Ислам диненә ышанучылар, Коръәндәге 30:22, 49:13 аятьләрен карагыз. Төрле телләр булуы – Аллаһының теләге. Халыклар Аллаһка буйсынуда узышсынга. Халыклар телләре белән дә аерыла, кеше чит халык кешесе булып кыйлана алмый. Без Аллаһы ясаган әйберне үзгәртергә тиеш түгел, 4:119 аятен карагыз. Һәм, Коръән китабында нәфес белән җан ул бер үк нәрсә, нәфес ул начар әйбер генә түгел, без акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң, җаныбыз теләгәнне дә эшләргә хокуклы. Без урысча укуга беренче чиратта җаныбыз белән риза түгел бугай.

Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган Корбанов Динар.



анда беркетелгән бу документларны вконтактега танылган кеше генә ала аладыр:
Файл Татарча укуны кайтарыйк 3.odt
Файл Татарча укуны кайтарыйк 3.doc
Файл Татарча укуны кайтарыйк 3.docx

"вконтакте"да беркеткән документларны шәхси блогымда да беркеттем:
Татарча укуны кайтарыйк 3.odt
Татарча укуны кайтарыйк 3.doc
Татарча укуны кайтарыйк 3.docx
> мар-13: үзгәреп бетте инде, бетерәм. <
шәхси блогымдагы бу мәкаләнең копиясе адресы: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2012/ … qaytaroyq/ .

яшел төс белән күрсәтеп өстәдем...

Төзәтелде К. Динар (2012-03-13 20:12:55)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#5 2012-02-01 01:11:46

Галимҗан
Кунак

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Әйе, "тел җанның бер өлеше" дигән фикерләр дә туры килә. Андый туры килүләр булгалый инде ул. Кеше җанына язмыш күктән иңгән күк, халык җанына да Аллаһ биргән язмыш күктән бер юлы килә. Һәм бер юлы, бер ничә кеше (кайчакта меңләгән) бер-берсен белмичә дә бер фикергә килергә мөмкиннәр. Аллаһ Коръәндә бу турыда "йөрәкләренә өлфәт салдым" дип әйтә. Димәк, бик яхшы!smile

#6 2012-02-02 11:23:26

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Галимҗан :

фикерләр дә туры килә ...

чөнки мин http://musulman.su/index.php/2010-10-24 … 41-05.html да әйттем:

...
"Бу турыда Аллаһ, Коръәннең 49 нчы сүрәсенең 13 нче аятендә болай дип әйтә" - моның турында мин дә яздым: http://forum.kukmara-rayon.ru/viewtopic.php?id=438 , http://vk.com/wall-27354449_81


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#7 2012-02-14 14:53:09

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

редакциядәгеләр белән мин ясаган кайбер үзгәрешләр:
а) "мәктәбендә" урынына "гимназиясендә"
ә)))) "башлаганнар, бары тарих фәнен генә татар телендә укуны калдырганнар"
б) "атна буе һәм көне буе диярлек" урынына "дәресләрдә һәм өйдә дәрес әзерләгәндә"
в) "сөйләшергә *һәм уйларга* мәҗбүр ителә"
г) "Кукмара" урынына "поселок"
д) "без *үз телебездәге* мәктәпсез калдык", "татар телле мәктәбебезне" урынына "аны"
е) "ул ... кала ала" урынына "аның ... калу куркынычы бар"
ё) бу бетте: "Алла теләсә... Алай булса, бу Кукмарада чын татарларның юкка чыгуына китерәчәк, урысча сөйләшүче татарлар гына калачак"
ё2) мин аның урынына моны тәкъдим иттем һәм ул кабул ителде: "Россия өлкәләрендә, Татарстан шәһәрләрендә татар мәктәпләренең ябылуы яшьләрнең урыс теллегә әйләнүенә китерде, безгә моннан гыйбрәт алырга кирәк"
ж) "*Күрше* Иске Пенәгәр"
җ) "Зур Кукмара белән" бетте, аның урынына арттарак "Зур Кукмара мәктәбендә математика русча укытыла башлаган"
з) "бөтенесе: 4 мәктәп, һәм училище белән кичке мәктәп" урынына "бөтенесе, шулай ук лицей белән кичке мәктәп"
и) "елны – 2008дә –" урынына "2008 елда"
й) безнең *1нче урта* мәктәп *тә* урысча укытуга күчкән
к) " "Бердәм дәүләт имтиханы" үткәрелә, һәм ул урыс телендә" урынына "укучылар бердәм дәүләт имтиханы бирәләр, анысы да урыс телендә үткәрелә"
л) сынап карау [-гына-] {+өчен генә+} икән
м) монысын әле генә күрдем, мин моңа риза түгел әле: укуга [-күчергә-] {+күчерергә+} тиеш түгел
н) "тиеш түгел" дән соң мин өстәргә тәкъдим иттем: ", чөнки безнең илдә демократия"
ң) "... 49:13 аятьләрен" урынына "... 49:13 аятьләрне"
о) "Халыклар Аллаһка буйсынуда узышсынга" урынына "Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар"
о2) бу төшне абзацы белән үк сызып атканнар иде, мин дини сүзләр язырга хакым булуын якладым, аннары бу абзацны аңлашылмый диделәр, мин үзгәрешләр тәкъдим иттем
ө) кеше чит [-халык-] {+милләт+} кешесе булып ...
п) Аллаһы [-ясаган әйберне-] {+ясаганны+} үзгәртергә (мин үзгәрттем... )
р) {+моны сез+} 4:119 [-аятен карагыз.-] {+аятендә укый аласыз.+}
с) бетте: "Коръән китабында нәфес белән җан ул бер үк нәрсә, нәфес ул начар әйбер генә түгел"
т) "Корбанов Динар" урынына "Динар КОРБАНОВ"


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#8 2012-03-12 16:06:24

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

тагы бер үзгәртү ясыйм:
"Ислам диненә ышанучылар" урынына "Мин мөселман буларак әйтим".


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#9 2012-03-15 08:53:47

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

тагы бер үзгәртү ясыйм:
"Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар" дигәч өч нокта куям (бер нокта урынына).


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#10 2012-03-15 10:52:20

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

март-15 : яңа версия: Татарча укуны кайтарыйк 32а.doc март-29 12:44 : бу дөрес файл түгел икән бит! кайбер хәрефләр урынында сораулар! бетерәм.

Төзәтелде К. Динар (2012-03-29 12:50:17)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#11 2012-03-29 13:07:06

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

ниһаять мәкалә чыкты. миндә булган ахыргы версиядән кечкенә генә аермалары бар:
а) "Мин мөселман буларак әйтим" урынына "Мин мөселман буларак әйтәм"
ә) "Кукмара беренче татар гимназиясендә укыган ..." урынына "Кукмара беренче татар гимназиясен тәмамлаган ..."
б) "Һәм, без акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ..." урынына "Һәм без, акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ..."
в) "Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар" дигәч өч нокта түгел, бер нокта чыккан.
г) "Динар КОРБАНОВ" дигәч нокта беткән, ул бәлки элек үк беткән булгандыр инде.
Мин тапкан аерма шушы гына бугай инде.

март-29 18:43 : гәҗиттә чыккан версияне беркетәм: Татарча укуны кайтарыйк 32a.doc .

Төзәтелде К. Динар (2012-03-29 18:44:10)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#12 2012-03-29 19:55:28

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1329
Вебсайты

Re: Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк

Кукмара беренче татар мәктәбен кайтарыйк
Кукмара 1нче гимназиясендә төп фәннәрне урыс телендә укыта башлаганнар, бары тарих фәнен генә татар телендә укуны калдырганнар.  Шулай итеп, Кукмара татар балалары 18 яшькә кадәр  дәресләрдә һәм өйдә дәрес әзерләгәндә урыс телендә сөйләшергә һәм уйларга мәҗбүр ителә. Поселок халкының күбрәге татар булса да, без  үз телебездәге мәктәпсез калдык. Безгә аны  тизрәк кире кайтарырга кирәк. Чөнки тизрәк кайтармасак, аның  бөтенләйгә урыс телле мәктәп булып калу куркынычы бар. Россия өлкәләрендә, Татарстан шәһәрләрендә татар мәктәпләренең ябылуы яшьләрнең урыс теллегә әйләнүенә китерде, безгә моннан гыйбрәт алырга кирәк. Урысча сөйләшүче кешеләрнең, мәктәп коллективының рухы үзгәрә.
Күрше Иске Пенәгәр мәктәбе дә урыслашкан, Зур Кукмара мәктәбендә математика русча укытыла башлаган ди. Манзараста яңа ачылган мәктәп – урыс телле. Хәзер безгә иң якын татар мәктәпләре Пычак белән Байлангардадыр. Кукмара мәктәпләренең бөтенесе, шулай ук лицей белән кичке мәктәп тә урыс телле хәзер.
Чыгарылыш имтиханын урыс телендә генә рөхсәт итүче закон чыккан 2008 елда безнең 1нче урта мәктәп тә урысча укытуга күчкән.
Татарстанда 9нчы сыйныфтан соң да  укучылар бердәм дәүләт имтиханы бирәләр, анысы да урыс телендә үткәрелә, ул Россиядә юк, Татарстанда сынап карау өчен генә икән. Шулай итеп, Татарстанда гына сакланып калган диярлек татар телле, чын татарларга һөҗүм бара диеп уйларга була.
Кайбер кеше урысча укуны яклый һәм моны имтиханга әзерләнү өчен кирәк ди. Мин мәктәптә укыганда без дә югары уку йортларына керер өчен урысча имтихан бирдек. Мәктәптә татарча укып та аңа әзерләнү мөмкин.
Хөкүмәт безне шулай итеп урысча укырга мәҗбүриләгәндә, без бер сүз әйтмичә генә урысча укуга күчерергә тиеш түгел, чөнки безнең илдә демократия. Мин уйлыйм, безнең мәктәп коллективы шушы хәлгә матбугатта ризасызлык белдерергә тиеш иде. Ризасызлык белдерү өчен  vk.com/club27354449 төркеменә керә аласыз.
Татарча укуы уңайсыз диюче кешеләр бар. Мин моны беләм, өстәмә җәя тамгалары кулланып, яки кайвакыт кушымчаларны аерым язып, бу хәлне төзәтеп була. Мин моның турында шәхси сайтларымда яздым. Гарәп язулы татарча китапларда кушымчаларның аерым язылганын күргәнем бар, һәм структурасы буенча төрки телләр шикелле булган япон телендә кушып язу белән аерып язу юк. Европа телләрендәге предлоглар аерым языла, урыс һәм гарәп телендәге килеш кушымчалары үзләре өстәлгән берничә сүзнең ахырына гына түгел, һәрберсенә өстәлә. Программалау телендә ifa < 5then диеп язасы булса ул дөрес булмас иде.
Мин мөселман буларак әйтәм, Коръәндәге 30:22, 49:13 аятьләрне карагыз. Төрле телләр булуы – Аллаһының теләге. Аллаһка буйсынуда узышсын өчен төрле халыклар бар. Халыклар телләре белән дә аерыла, кеше чит милләт кешесе булып кыйлана алмый. Без Аллаһы ясаганны үзгәртергә тиеш түгел, моны сез 4:119 аятендә укый аласыз. Һәм без, акылны, Аллаһ кушканны тыңлаудан соң, ил законнарына буйсынудан соң, җаныбыз теләгәнне дә эшләргә хокуклы. Без урысча укуга беренче чиратта җаныбыз белән риза түгел бугай.
Кукмара беренче татар гимназиясен тәмамлаган Динар КОРБАНОВ


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

Җәһәт җавап

Хәбәрегезне языгыз да "җибәр"гә төртегез
:) :| :( :D :o ;) :/ :P :lol: :mad: :rolleyes: :cool:

Автоматик язудан саклану

Форум битләренең аскы өлеше

PunBB белән эшли
Авторы Rickard Andersson, 2002–2005