Игълан

БДИ ны күптелләштерү өчен тавыш җыю
Форум программасы бетерелгән язмалар һәм хатлар турында мәгълүматны саклап калырга көйләнмәгән, ә закон буенча таләп ителә, шуңа күрә, һичьюгы, теркәлү белән керүне яптым.

#1 2009-09-24 11:31:51

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Манзарас янында су буен боздылар бит...

Сәлам.
Манзарас янында елга чишмәдән соң уңга, авылга таба борылып кире килеп элекке турысыннан дәвам итә иде, хәзер ул юлын күмеп, турыга юл казыганнар. менә шуннан нинди файда бар икәнен моны проектлаштыручылар әйтә аламы икән? Ә зыяннары күп. Кызганыч, минга шушы гади әйберләрне сөйләп утырырга туры килә. Су кыскарак юлдан аккач кимрәк җирне юешләтә, юеш җирдә үсә торган яхшы чирәм кимрәк була, ә ул казларга ризык. Су бик күп еллар буе аккан элекке юлында зур, биек тирәкләр үсә, аларга хәзер су җитмәскә мөмкин. Су турырак юлдан аккач тизрәк ага һәм шунга күрә яз көне язгы ташуны су юлы буйлап асттарак урнашкан урыннарга арттыра. Су турырак аккач тизрәк ага һәм тизрәк аккач юлындагы балчыкны күбрәк юдыртып алып китә, җирне күбрәк ашап керә, тирә-ягындагы тауларны да күбрәк ишеп аска өстери.
Һәм алай гына да түгел! Гомумән, бу урында гына түгел, мондый эш үткәрелгән бөтен җирдә, Кукмара буйлап су буенда булды ул, бу зыянлы, исраф эш, чөнки ул кирәк түгел, ә ничаклы таш ташып, җир казып, кеше вакыты алып зыян килә.
Манзараслар, сезнең ул борылып аккан су буйлары, аның янындагы биек тирәкләр матурлык иде бит, сезнең бер горурлыгыгыз иде>2009-10-03: горурлык түгел, бәхет...<. Әле "Манзарас" дигән авыл исеме дә шул тау башыннан күренгән шул су буе һәм башка күренешләр турында "манзара" дип әйтүдән чыккандыр бәлки?
Һәм Аллаһы ясаган нәрсәне үзгәртергә ярамый. Билгеле ки, елгалар күпчелек вакытта бормаланып ага. Аллаһ ясаган һәр нәрсәнең хикмәте бар. Бу елгаларның бормаланып агуы да юкка-тикмә-зерәгә-бушка-{уйнап кына}-{ялгыш кына}-"болай гына" түгелдер, аның хикмәте бардыр. Бер мин укыган китапта мондый фикер әйтелә: елгалар әкренрәк агырга тырыша, чөнки тиз акса ул эрозия ясый, уңдырышлы җирне алып китә. Тагын билгеле булганча су үзенә юлны таба, һәм ул иң җайлы юлны таба бит. Ул бит бер якка элегрәк җирне ашап керсә бәлки ул якта җир йомшаграктыр, аны күмеп каты җирне экскаватор белән казып бирү зыян гына булып чыга бит инде, ә бу Манзарас янында елга әйләнеп узган урынында нәкъ шундый ташлы урын иде бугай.
Һәм менә туры аккан җирендә дә су буена таш өйделәр. Нәрсә дип уйлап эшлиләр икән соң моны? Нишләп халыкка фикерләрен әйтмиләр? Ә нишләп кешеләр шуңа каршы чыкмыйлар? "Хөкүмәт" бер әйбер төзергә уйлый икән ул бит шул төзеләсе урындагы халык белән һич югынды киңәшләшергә һәм аларның теләген исәпкә алырга тиеш, ул әйбер бит беренче чиратта шунда тора торган кешеләргә кирәк була ала һәм аларга комачаулый ала, һәм алар аны теләсәләр вата да ала я аны төзетмәскә тракторлар каршына чыгып баса ала, чөнки алар ул урынга якын тора. Ә читтәге кеше алай эшли алмый, аңа алай эшләве кыен, һәм ул анда хәтле барып йөреп нәрсәдер эәләп йөремәгәненә бик гөнаһлы булмыйдыр, чөнки ул аны эшли дә алмый, вакыйганың нечкәлекләрен дә белми. Ә шул урында тора торган кешенең мөмкинлекләре күбрәк һәм ул үзенең мөмкинлекләре була торып аларны кулланмаганы өчен гаепле, алла бирса.
Һәм менә туры аккан җирендә дә су буена таш өйделәр. Нәрсә дип уйлап эшлиләр икән соң моны? Әгәр таш ярларны эрозиядән сакласын дисәләр, ул ташны кайдандыр казып алу үзе үк эрозия бит һәм ул чирәмне, туфракны авыр тракторлар таптап йөреү дә зыянлы бит. Һәм озак вакыт эчендә аккан суга каршы ул бер кат таш кына озак тора алмас та, ләкин бу анда барып тагын да күбрәк таш салсыннар иде дигән сүзем түгел, ә алла бирса елга барыбер үзенең дөрес юлына кайтыр дгән сүзем.

Төзәтелде К. Динар (2009-10-03 12:21:15)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел


Deprecated: preg_replace(): The /e modifier is deprecated, use preg_replace_callback instead in /home/users/q/qdinar/domains/forum.kukmara-rayon.ru/include/parser.php on line 310

#2 2009-10-03 12:24:21

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

Бер мин укыган китапта мондый фикер әйтелә: елгалар әкренрәк агырга тырыша, чөнки тиз акса ул эрозия ясый, уңдырышлы җирне алып китә.

- әлбәттә моны бик җитди кабул итеп булмый, әмма бәлки чынлап та берәр ничек табигать юри аны шулай боргалыйдыр, әмма юри түгел, ялгыш боргаланса да боргаланып агу әйбәтрәк, әйттем инде: әкренрәк ага.

су агышының кырыйларын таш белән ныгыту яхшы бугай дип уйладым да аннары уйладым: ә өстән агып төшкән судагы балчык бит ул таш өстенә ябыша алмый, ә балчык балчыкка ябыша...

Төзәтелде К. Динар (2009-10-03 12:26:24)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#3 2010-01-09 15:29:30

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

бутый кийеп ... дигән сүз шушы ешкә карата әйтелсә туры киләдер бәлки...

гәҗиттә екологийә дийеп йазган булдылар, әмма мин уйлайм, екологийә йагыннан монның файдасынга карата зыйаны күбрәк булгандыр һәм минем бер екологик йазмаларда да мондай нәрсә ешләү кирәклеге турында ишеткәнем йук.

бәлки ... !... иң башта гәҗиттә күргәндә 2 миллиард сум акча күчерелә дийеп укыган идем дийеп истә!!! ул әлбәттә бик шикле, артык зур сан, аннары кайсыдыр гәҗитләрдә кечкенәрәк акчалар дийеп күрдем.

2010-01-10 15:07 : акча турындагы "бәлки ..." дип йазган бер фикеремне беттердем әле.

Төзәтелде К. Динар (2010-01-10 15:08:35)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#4 2010-02-08 20:35:04

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

http://science.compulenta.ru/493986/ - "Древние реки стали изгибаться благодаря появлению корневых растений".


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#5 2010-02-28 21:15:00

Ильдар
Кунак

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

Русло реки поменяли, потому что весной там, где изгиб собиралось очень много воды и затапливало огороды близ лежащих домов, у некоторых воды доходила до погреба. Теперь речка течет на расстоянии от домов, весной вода не будет долго блуждать чтобы "уплыть", а сразу по прямой продолжит свой путь

#6 2014-09-28 22:43:39

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

тагы миңа бер кешеләр көчле фикер әйткәннәр иде 2 ел элек, мин аны сразу язып куймадым, хәзер оныттым. бәлки ул фикер будыр:
елга ташып, кечкенә эзеннән чыга, киңәя, һәм кечкенә эздән (руслодан) читтәрәк торган (башланган) зур, биек ярны ашый, һәм ул биек яр биектән үк ишелеп төшә. бу хәл ел саен кабатланырга мөмкин. бу эш шуны булдырмый.

Төзәтелде К. Динар (2014-09-28 22:44:25)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#7 2016-07-14 13:53:14

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

бу сөйләшүне манзарас бүлегеннән кукмара бүлегенә күчердем, һәм хәзер, алла бирса, манзарас белән кукмара бүлекләрен кушып куям, чөнки мин уйлыйм, манзарас белән кукмара кушылган инде, әмма бүлек исемен "кукмара"дан "кукмара, манзарас" ка үзгәртәм.

Төзәтелде К. Динар (2016-07-14 13:54:19)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#8 2017-03-25 17:47:14

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

Why Do Rivers Curve? https://www.youtube.com/watch?v=8a3r-cG8Wic

Төзәтелде К. Динар (2017-03-25 17:48:02)


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

#9 2017-10-04 20:45:06

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

Re: Манзарас янында су буен боздылар бит...

https://www.youtube.com/watch?v=2Pko8nKb9Ao Почему Реки Извилистые?


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

Җәһәт җавап

Хәбәрегезне языгыз да "җибәр"гә төртегез
:) :| :( :D :o ;) :/ :P :lol: :mad: :rolleyes: :cool:

Автоматик язудан саклану

Форум битләренең аскы өлеше

PunBB белән эшли
Авторы Rickard Andersson, 2002–2005