Игълан

БДИ ны күптелләштерү өчен тавыш җыю
Форум программасы бетерелгән язмалар һәм хатлар турында мәгълүматны саклап калырга көйләнмәгән, ә закон буенча таләп ителә, шуңа күрә, һичьюгы, теркәлү белән керүне яптым.

#1 2011-05-07 18:48:40

К. Динар
Форум идарәчесе
Кайдан: Кукмара
Теркәлгән: 2008-06-26
Сүз саны: 1301
Вебсайты

элек бездәге кечкенә елгаларга диңгез балыгы күп менгәнме?

http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/ … -minganmi/ :
элек бездәге кечкенә елгаларга диңгез балыгы күп менгәнме?
Posted on May 6, 2011, 5:41 pm, by qdinar, under сораулар, табигать.

балык һәм тарих белгечләренә сорау.
куйбышев сусаклагычын һәм башка сусаклагычларны төзегәнче каспий диңгезеннән кай бер төр балыклар күкәй салырга идел буйлап менеп китеп вак елгаларга хәтле менеп күкәй салган диеп әйтәләр.
мин балыкчылар белән күп аралашмадым, балык турында китап укымадым, бәлки сәбәбе шул гынадыр, әмма бер соравым бар:
нишләп соң «менә без кечкенә чакта безнең авыл янындагы елгадан диңгездән күтәрелгән балыкларны тотып икрасын ашыйдыр идек» диеп сөйләмейләр? ул сусаклагычлар бит әле 1950енче йыл тирәсендә генә төзелгән, шулай итеп минем әтинең әтисе, бабасы заманнарында андый балыклар күтәрелгән булса, аның турында сөйләрләр иде бәлки минем әтигә, һәм шундый нәрсә турында мәгълүмат гәҗиттә бер олы кеше үзенең яшь чагы турында сөйләгәндә булыр иде.
минем моңа берничә аңлатма бар: берсе бу: ул балыклар андый ук вак елгаларга менеп җитмәгән, чөнки каспий бит бик зур түгел, ә безнең елгалар аннан бик ерак, һәм ул балыкларның кайберсе шактый зур.
зур булуына бер мисал һәм сорауга җавап һәм хикәя: менә әле бу сорауны әтидән сорагач ул әйтте, әле генә, шушы елларда, вятка елгасында зур, авыр «белуга» балыгы тотканнар, эченнән кара икра чыккан. андый балык бик кечкенә елгаларга менә алмыйдыр да хәтта.
һәм тагы бер хикәяне бер җизнием сөйләде, ул кечкенә чагында, 80енче ел тирәсе буладыр, бөр елгасыннан бер балык тоткан, эченнән икра чыккан, мин аңа әйттем, ул бит сусаклагычлар аркылы үтеп шунда хәтле күтәрелгән балык! диеп.
шулай итеп, ул балыклар сусаклагычлар төзегәннән соң да күтәрелүдән бөтенләй үк туктамаган, мин уйлыйм, алар шлюз аша үтәләрдер. һәм бәлки кай бер кешеләр күтәреп тә менгезәләрдер. анда махсус балык күтәргеч юкмы икән соң дигән сорау туса кемнеңдер – юк, мин аның турында укыдым, кайбер сусаклагычларда бар ди, «куйбышев»та юк.
тагын бер аз башка төрле аңлатма: шулай итеп, элек тә алар безнең якларга бик күпләп менмәгән булсалар, хәзер дә берән-сәрән генә менгәләсәләр, шуңа күрә аны бик сөйләүче дә юк.
башка аңлатмалар: ул балыклар турында сөйләргә ничектер оялалар, мөһим булмаган нәрсә диеп уйлыйлар, яки балыкчылар арасында, балыкчы әдәбиятында гына андый мәгълүмат бар.


тел. 7-904-666-92-31, 7-84364-2-82-59, 7-917-863-4-736 . скайп: qdinar. e-mail: qdb ya ru . вконтакте . Компьютер төзәтәм, сайт ясыйм. Ремонт компов, создание сайтов.

Актив түгел

Җәһәт җавап

Хәбәрегезне языгыз да "җибәр"гә төртегез
:) :| :( :D :o ;) :/ :P :lol: :mad: :rolleyes: :cool:

Автоматик язудан саклану

Форум битләренең аскы өлеше

PunBB белән эшли
Авторы Rickard Andersson, 2002–2005